Главная \ История \

Ф.Байрамова: ОБРАЩЕНИЕ К ТАТАРСКОЙ НАЦИИ
Добавлена: Sinyazar Mintayarov | | Фаузия Байрамова

Версия для печати | просмотров: 526 | http://azatlyk-vatan.blogspot.com/

ОБРАЩЕНИЕ К ТАТАРСКОЙ НАЦИИ

ПО СЛУЧАЮ ДНЯ ПАМЯТИ, ГОДОВЩИНЫ
ВЗЯТИЯ КАЗАНИ


http://azatlyk-vatan.blogspot.com/2008/09/blog-post_15.html

Дорогие соотечественники!

Самая большая трагедия в истории татарского народа – это падение Казани, повлекшее за собой исчезновение татарской государственности и многовековое рабство татарского народа. 15 октября, 1552 года стало печальной датой отсчета порабощения не только отдельно взятого народа, но и целого татарского континента Евразия. Целых 456 лет татарский народ вынужден был жить под пятой колонизатора и агрессора, к сожалению это насильственное сосуществование продолжается и по сей день.

Несмотря на то, что наши праотцы на протяжении всей истории героически сражалась за восстановление татарской государственности, после падения Казани была завоевана Астрахань, затем пали Сибирское и Крымское ханства. Сегодня все эти земли провозглашены “исконно русскими.” А великий татарский народ, который на протяжении истории имел множество различных государств, владел обширными территориями от Кавказа до Тихого океана, на сегодняшний день влачит жалкое существование, не имея своего независимого государства. За неимением собственного государства и правопорядка, татарский народ, где бы он ни был, даже на своих исторических землях, вынужден подчиняться законам и порядкам других народов,

Пусть не вводят в заблуждение относительный “суверенитет” республики Татарстан и татарский колорит Казани. Татарстан- это не независимое государство, а Казань – не татарский город, потому что здесь правят российские законы. А о таких когда-то исконно татарских землях, как Астрахань, Сибирь, Крым и говорить нечего. Они давно уже безнадежно обрусели. Если мы перестанем бороться за независимость и право на свое счастливое будущее – нас, татар Идель-Урала, ждет такая же участь. Потому что российские законы запрещают обучение в школах на родном языке, во многих регионах в школах введены основы православия, поговаривают об упразднении национальных республик и унитаризации российского государства.

После взятия Казани Российская империя поставила перед собой одну единственную цель – русифицировать и крестить все народы империи, в первую очередь татар. Но империя никогда не смогла до конца подчинить татар. Даже уничтожив государство, она не смогла уничтожить язык и религию татар, а главное она не смогла сломить дух сопротивления, который помог татарам выжить как нация. В 21 веке Российская империя, собравшись всеми последними силами, опять набросилась на татар, поставив перед собой цель уничтожить нас, как нацию. По всей России закрываются татарские школы, а в оставшихся татарский язык не преподается; Российские тюрьмы переполнены мусульман-татарами; наши соотечественники вынуждены жить в радиационных зонах; у татарского народа в этой стране нет никаких прав. В таких условиях у нас остается только два выхода – поднять народ на борьбу за независимость и, построив собственное татарское государство, начать жить по своим законам, или превратиться в русских и прекратить существование, как самостоятельная нация. Мы, татары должны выбрать первый путь – это жизнь, борьба и победа! Правда на нашей стороне!
Татарский народ, беря за основу освободительную борьбу, длящуюся 456 лет, и унесшую жизни миллионов татарских шахидов; Декларацию о Государственном Суверенитете, принятую 30 августа 1990 года парламентом республики Татарстан, и подкрепленную результатами народного референдума 1992 года, заявляет о своем праве на самоопределение и провозглашении независимого татарского государства!

Международное сообщество, признавшее государственную независимость Косово, и Российская Федерация, признавшая Абхазию и Южную Осетию должны признать независимость Республики Татарстан! Татарский народ имеет полное право жить в своем, независимом государстве! Татары, где бы они не проживали, должны выступить с обращением о признании государственной независимости Татарстана!

Дорогие соотечественники!

Сделаем 15 октября – День Памяти, день взятия Казани началом освободительной борьбы за независимость! Где бы не жили татары, в этот скорбный день, в день потери независимости, выйдем на улицы и провозгласим борьбу за восстановление потерянной государственности! Покажем наше единство и силу духа! Мы есть, мы не сломлены и мы хотим быть независимыми!

15 октября – день потери татарской государственности, 15 октября – день начала освободительной борьбы за независимое татарское государство!

Мы должны отмечать этот день не плачем и скорбью, а громогласными требованиями независимости! Мы скорбили на протяжении четырех столетий, пришло время утереть слезы, встать с колен и начать требовать свои права!

Права – право на свободу, право татарской нации на самоопределение, на возрождение независимого татарского государства!

Да будет так, иншаллах!
Пусть эти слова словами молитвы достигнут душ наших дедов и отцов, положивших головы при защите Казани, в борьбе за независимость!
Пусть эти слова вдохновят татарский народ на борьбу за независимость, за Казань, пусть вдохновят на новые победы!

Да здравствует независимый Татарстан, свободный татарский народ!

Фаузия Байрамова,
Писатель, кандидат исторических наук,
Председатель татарской партии национальной независимости «Иттифак»,
Член исполкома Всемирного Конгресса татар.

__________________________________________

Хәтер көне уңаенннан М и л л ә т к ә Мөрөҗәгать

Хәтер көне уңаенннан
М и л л ә т к ә Мөрөҗәгать


http://azatlyk-vatan.blogspot.com/2008/09/blog-post_16.html

Кадерле милләттәшләр!

Татар халкының тарихында иң зур фаҗига – ул Казан алынган көн, татар дәүләтенең юкка чыгуы, шул сәбәпле, милләтнең гасырларга сузылган коллыкка дучар ителүе. 1552 елның 15 октябре менә шушы олы фаҗигаләргә һәм югалтуларга юл ачты, милләт 456 ел буе үзен басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булды, кызганычка каршы, бу колонизация әле һаман дәвам итә. Безнең каһарман бабаларыбыз гасырлар дәвамында югалган татар дәүләтчелеген торгызу өчен канлы көрәшәләр алып барсалар да, Казан артыннан Әстерхан, аннан Себер һәм Кырым ханлыклары кулдан китә, алар Россия җирләре дип игълан ителә. Заманында дистәләгән мөстәкыйль дәүләтләр тоткан, Тын океаннан Кавказ тауларына чаклы җирләрдә идарә иткән бөек татар халкының бүген бер генә мөстәкыйль дәүләте дә юк, ул кайда яшәсә дә, чит милләтләрнең канун һәм тәртипләренә буйсынып яшәргә мәҗбүр.

Кайберәүләрне Татарстан Республикасының чагыштырмача мөстәкыйль булуы, Казандагы татар төсмерләре алдамасын – бүген Татарстан бәйсез дәүләт түгел, ә Казан татар шәһәре түгел, чөнки биредә Россия законнары хакимлек итә. Инде заманында татар дәүләтләре булган Әстерхан, Себер, Кырым турында әйтеп тә торырлык түгел – алар күптән урыслашып беттеләр инде. Үз бәхетебез һәм бәйсезлегебез өчен көрәшмибез икән, безне – Идел-Урал татарларын да шундый ук юкка чыгу фаҗигасе көтә. Чөнки Россия законнары буенча мәктәпләрдә ана телендә белем алу бетерелә, күп төбәкләрдә мәктәпләрдә балаларга христиан дине укытыла башлады, алга таба милли республикаларны юкка чыгару турында да сүзләр бара.

Казанны басып алу белән, Россия империясе њз алдына бары бер максат куйды – илдә яшәүче бар халыкларны, беренче чиратта, татарларны урыслаштырырга һәм христиан диненә кертергә. Әмма ул татар халкын ахыргача буйсындыра алмады, дәүләтен бетерсә дә, телен һәм динен юк итә алмады, чөнки милләт гасырлар буе татар булып калу өчен көрәште. 21 гасырда Россия империясе соңгы көчләрен җыеп тагы татарлар өстенә ябырылды, инде аны милләт буларак юк итү максатын куйды. Бүгенге көндә бөтен Россия буйлап татар мәктәпләре ябыла, булганында татар теле укытылмый, Россия төрмәләре мөселман-татарлар белән тулган, милләттәшләребез радиацияле җирләрдә, атом калдыклары арасында яшәргә мәҗбүр, татар халкының бу илдә бернинди хокукы юк. Мондый шартларда безгә, татарларга, бер генә юл кала – я халыкны бәйсезлек өчен көрәшкә күтәреп, югалган дәүләтебезне яңадан торгызырга, я урыска әйләнеп, милләт буларак яшәүдән туктарга. Без, татарлар, беренче юлны – яшәү, көрәш һәм җиңү юлын сайларга тиешбез, чөнки дөреслек безнең якта!

Татар халкының 456 елга сузылган азатлык көрәшен байрак итеп алып, милләтебезнең бу юлда меңләгән корбаннар биргәнен истә тотып, 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы Парламенты тарафыннан игълан ителгән дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә һәм 1992 елның 21 мартында уздырылган референдум нәтиҗәләренә таянып, милләт үзенең бәйсез һәм дәүләтле булырга хаклы икәнлеген игълан итү! Косованың дәүләт бәйсезлеген таныган дөнья җөмәгатьчелеге һәм Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган Россия Федерациясе Татарстан Республикасының да дәүләт бәйсезлеген танырга тиешле! Татар халкының үз бәйсез дәүләтендә яшәргә тулы хакы бар! Һәм татарлар кайда гына яшәсәләр дә, дөньяга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итәргә тиешләр!

Кадерле милләттәшләр!

15 октябрь – Хәтер көнен, Казанны басып алу көнен – бәйсезлек өчен көрәш башлану көненә әйләндерик! Татарлар яшәгән барлык җирләрдә дә дәүләтчелегебезне югалткан көндә яңадан татар дәүләтен торгызу өчен көрәш игълан итеп, мәйданнарга чыгыйк! Үзебезнең барлыгыбызны, бердәмлегебезне күрсәтик, дәүләтле булырга лаек икәнлегебезне дөньяга белдерик!
15 октябрь – дәүләтне югалткан көн, 15 октябрь – татар дәүләтен торгызу өчен яңа көрәш башланган көн!
Без бу көнне елап түгел, ирек даулап уздырырга тиеш! Без инде дүрт гасырдан артык еладык, инде күз яшьләребезне сөртеп, тезләнгән җирләребездән торып, үз хокукларыбызны таләп итәр вакыт җитте!

Ул таләпләр – бәйсез татар дәүләте, ирекле татар милләте!

Һәм ул шулай булачак та, иншаллаһ!

Бу сүзләребез, дога булып, Казан өчен, татарның бәйсезлеге өчен башларын салган әби-бабаларыбыз рухына барып ирешсен иде!

Бу сүзләребез, теләк булып, Казан өчен, татарның дәүләт бәйсезлеге өчен яңа көрәшләргә күтәрелгән халкыбызны җиңүгә рухландырсын иде!

Татарстан, татар халкы мәңге азат булсын!

Ю Фәүзия Бәйрәмова,
“Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе рәисе.

2008 ел, 14 сентябрь.

наверх

Смотреть комментарии к статье (0)

Оставить свой комментарий:


Смотрите также:
другие статьи Sinyazar Mintayarov

Ахмед-Заки Валидов - агент ОГПУ и гестапо
Исхаков Салават Мидхатович | 31 июля 2008 г.

Җанисәп – димәк, татар исәбенә башкорт санын арттыру
Кәрим Яушев | 29 июля 2008 г.

Остальные статьи, которые разместил Sinyazar Mintayarov, Вы можете посмотреть здесь.



© 2003-2009 Tatarica.